Туганайлар

Албай чиркәвендә хуҗа бар

Соңгы елларда керәшен авылларында шактый санда яңа чиркәүләр төзелде, искеләре төзекләндерелеп халыкка тапшырылды. Бу яктан Мамадыш районы башкаларга үрнәк булырлык. Монда элекке приходларның байтагы яңадан эшли башлады. Дөрес, керәшен священниклары җитмәү аркасында, аларның күбесендә службалар бәйрәм көннәрдә генә алып барыла. Ә атна арасында чиркәүне авылның иманлы әбиләре ачып-ябып, сораган кешеләргә...

Монда чиркәү 1872-1873 елларда төзелә. 1874 елның 3 январенда Иоанн Креститель исеме белән аруландырыла. Чиркәүне ачу тантанасында православие динен тарату, керәшен мәктәпләре ачу буенча күп хезмәтләр куйган Николай Ильминский да катнаша.
Чиркәү 1933 елга кадәр эшли. Чиркәү бинасын 1934 елның көзеннән 1998 елга кадәр культура йорты итеп файдаланалар.
1997 елда Албайга Казанның Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел Павлов килә. Изге кешеләр исеме белән бәйле шундый бинаның әлегә кадәр иман йорты итеп халыкка кайтарылмавы өчен борчылуын әйтә. 1998 елда авылда яңа клуб салынгач, чиркәү бинасын ремонтлый башлыйлар. Бу эшләрне оештыруны ул вакыттагы авыл советы председателе Михаил Афанасьевич Никифоров үз өстенә ала. Албай авылының бер кешесе дә чиркәүне торгызудан читтә калмый. Район администрациясе дә ярдәм итә. 1999 елның 12 июлендә чиркәүне яңадан ачу тантанасы була. Казаннан отец Павел Павлов, отец Владимир, Алабугадан отец Сергий һәм тирә-күрше район авылларыннан күп санлы кунаклар килә.
Чиркәү бинасы клуб булып торганда, стеналарны әледән-әле буяп торалар. Элек ясалган рәсемнәр буяу астында кала. Алтарь урыны гримерная хезмәтен үти. Стенаны буяп, яңадан икона төсләре төшерергә әзерләнгәндә, юылган стеналардан элекке рәсемнәр чыга башлый. Тора-бара алар бөтенләй ачылалар. Авыл халкы моны Ходай кодрәте дип кабул итә. Кешеләр моңарчы өйләрендә саклаган чиркәү иконаларын да кире кайтаралар. Шунысы шаккатмалы: чиркәүгә куйгач, ул иконаларның да рәсемнәре ачыклана, төсләре ачыла башлый.
Боларны безгә Михаил Никифоров сөйләде. Чиркәү өчен күп эшләр башкарган Михаил Афанасьевичның үзен албайлылар олылап, хөрмәтләп торалар. Ә инде узган ел чирләп, тормышы кыл өстендә калгач, әбиләр Ходайдан аның терелүен сорап, шәмнәр куйганнар, иман укыганнар. Ходай рәхмәте белән, Михаил Афанасьевич аякка баскан. Чиркәү ачкычлары яңадан аңа күчкән. Исән-сау була күрсен. Авылда чиркәү бинасы тору - әле ул ярты эш кенә. Аның священнигы, ич тә булмаса, әнә Михаил дәдәй кебек чын хуҗасы кирәк шул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим