Керәшен тег белән яңалыклар
-
Нугай теле – туган тел
Редакция почтасына шактый санда хатлар килә. Кулына каләм алып, хат язып җибәрүчеләргә без чиксез рәхмәтлебез. Хат язам дисәң, кайчак әле аның кирәкле сүзе табылмый, кайчак конверты булмый, ә кайбер урыннарда бөтенләй почтасы да юк. Шулай да язалар...
-
Албай чиркәвендә хуҗа бар
Соңгы елларда керәшен авылларында шактый санда яңа чиркәүләр төзелде, искеләре төзекләндерелеп халыкка тапшырылды. Бу яктан Мамадыш районы башкаларга үрнәк булырлык. Монда элекке приходларның байтагы яңадан эшли башлады. Дөрес, керәшен священниклары җитмәү аркасында, аларның күбесендә службалар бәйрәм көннәрдә генә алып барыла. Ә атна арасында чиркәүне авылның иманлы әбиләре ачып-ябып, сораган кешеләргә...
-
Ленар Иванов – Россия чемпионы
13-14 декабрь көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада татарча көрәш буенча Россия чемпионаты үтте. Нәтиҗәләр буенча татарстанлылар җиңүче булды. 100 килограмм авырлыкка кадәр Түбән Кама егете Ленар Иванов, беренче урынны алып, Россия чемпионы исеменә лаек булды. Җиңү шатлыгы һәм көрәштән алган кичерешләре белән уртаклашу ниятеннән, Уфадан кайтып төшкән көнне үк Ленарның үзе...
-
“Туым җондозы” көтә
14 январь көнне Казан шәһәренең Яшьләр үзәгендә ( Декабристлар урамы, 1 йорт) IV - республика "Туым жондызы" - "Рождественская звезда" керәшен җырын яшь башкаручылар фестиваленең йомгаклау туры узачак. Фестивальгә республиканың шәһәр-районнарыннан зона фестивальләрендә үзләрен тиешле югарылыкта күрсәткән талантлы башкаручылар җы-елачак. Шулай ук ерактагы туганайларыбызның - нагайбак яшьләренең дә килүе көтелә....