Ленар Иванов – Россия чемпионы
13-14 декабрь көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада татарча көрәш буенча Россия чемпионаты үтте. Нәтиҗәләр буенча татарстанлылар җиңүче булды. 100 килограмм авырлыкка кадәр Түбән Кама егете Ленар Иванов, беренче урынны алып, Россия чемпионы исеменә лаек булды. Җиңү шатлыгы һәм көрәштән алган кичерешләре белән уртаклашу ниятеннән, Уфадан кайтып төшкән көнне үк Ленарның үзе...
Сулдан өченче: Ленар Иванов
- Ленар, зур жиңүең белән котлыйбыз! Синең сабантуйларда, республикакүләм оештырылган ярышларда җиңүләрең турында әледән-әле ишетеп торабыз, ил батырларын билгеләүче мондый ярышта беренче тапкыр катнашуыңмы?
- Әйе, Россия чемпионатында беренче тапкыр бил алыштым. Монда катнашу өчен иң элек Татарстан республикасы чемпионатында җиңүгә ирешергә кирәк иде. Быел 18-20 ноябрь көннәрендә узган ярышта беренче урын алып, Татарстан җыелма командасы составына эләктем. Билгеле, чемпионатта иң-иңнәр жыела. Шуңа да команда көрәшкә җитди әзерләнде. Казанның «Ак Барс» сараена ун көн буена иртә-кич тренировкаларга йөрдек. Россия беренчелегенә көрәш параллель рәвештә ике коверда барды: берсендә - 60 килограммнан алып 100 килограммга кадәр һәм югарырак авырлыктагы олылар, икенчесендә - 50 килограммнан 80 килограммга кадәр һәм югарырак авырлыктагы яшүсмерләр бил алышты. Безнекеләр сынатмады. Яшүсмерләр һәм олылар арасында гомумкоманда зачетында мәйдан хуҗаларын артта калдырып, беренчелекне алдык һәм 10 алтын, 6 көмеш, бер бронза медальгә ия булдык. Өченче урында - Пермь, дүртенчедә Төмән көрәшчеләре булды.
- Җиңәчәгеңә ышанган идеңме? Көчле көндәш дип кемне атар идең?
- Бу көрәштә иң көчле көндәш Мордовиядән килгән Роман Юсупов булды. Дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган Роман белән бил алышу жиңел булмады, билгеле. Шулай да үз-үземә ышанычым зур иде. Келәмгә дә «Җиңәм!» дип чыктым һәм аңа бернинди дә шанс калдырмадым.
- Шундый ныклы ышанычка ирешү өчен төпле җирлек кирәктер…
- Әйе. Спортчыны җинүгә китерүче өч төп принцип бар: беренчесе - физик яктан әзерлек, икенчесе - көрәш тактикасын дөрес куллану, өченчесе - психологик яктан көчле булу, ягъни теге я бу ситуациядә югалып калмыйча, нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтә белү. Шушы сыйфатларга ия булсаң - куйган максатка ирешәсеңә шикләнмисең.
- Үзеңне формада тоту өчен тренировкаларга еш йөрергә туры киләме? Кайда шөгыльләнәсең, үзлегеңнән әзерләнәсеңме, әллә инде тренерың бармы?
- Атнага өч тапкыр «Шинник» спорт комплексына тренировкага йөрим. Партнерым, Кама Аланы егете Руслан Гафиятуллин белән бергә тренерлар Расих Гильманов һәм Ильнар Гәрәевлар кул астында шөгыльләнәбез.
- Әтиең, ТПАТП оешмасы генераль директоры Юрий Геннадиевич та кайчандыр Сабантуйларда мәйдан тоткан. Улының да «батыр» исемен күтәрүенә сөенә торгандыр. Житмәсә, син көрәштә генә түгел, эшеңдә дә аның урынбасары. Спорт бит әле ул җиңүгә генә түгел, җитди имгәнүләргә дә китерергә мөмкин. Тормышта бар нәрсәң дә җитеш - менә дигән эшең, гаиләң бар. Инде «Булды, житте» дип уйлаганың юкмы?
- Әти 40 яшенә кадәр көрәште. Миңа әле 27 яшь кенә тула. Травмалар булган очракта вакытында дәваларга кирәк, билгеле. Көрәш - минем өчен хобби. Тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм, бу - минем яшәү рәвеше.
- Ике яшьлек улың Ролан үсеп килә. Аның да бабасы, атасы юлыннан китеп, көрәшче булуын теләр идеңме?
- Әлегә бу турыда уйлаганым юк. Киләчәктә күз күрер.
- Үзенең кул астында шөгыльләнүче яшьләр юкмы? Көрәшче булырга теләүче малайларга нинди киңәшләр әйтер идең?
- Нигездә, тренировкалар яшьләр белән параллель бара. Мин инде 12 ел көрәштә, тәҗрибәм бар. Шуңа да бик теләп биредә шөгыльләнүче яшьләргә көрәш алымнарын күрсәтәм, киңәшләр бирәм. Спорт - ялкау-ларны сөйми, белемле, көчле, тырыш булганнарны гына үз итә, шуны исләреннән чыгармасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев