Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Күз курка, кул эшли

2010 елның июнендә Теләче районы Субаш авылында чиркәү төзү эшенә керештеләр. Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы священнигы иерей Димитрий Сизов чиркәү булачак урынны аруландырды.

Шул елның 24 июнендә Казан епархиясе протоиерее Павел Павлов, Субашка килеп, керәшенчә беренче тапкыр Божественная литургия үткәрде. Керәшен яшьләре активистлары Николай Трофимов һәм Руслан Максимовлар чиркәү төзелешен оештырып йөрүчеләр булдылар һәм бүгенге көнгә кадәр бу эшне җаваплы башкаралар. Бу төзелешкә Субаш халкы да, Субаштан чыккан кешеләр дә, якын-тирәдәге авыллар да үз өлешләрен кертте.

Стеналары өелеп бетте, түбә рубероид белән капланды, аның өстенә хәтта гөмбәз дә куелды. Инде түбәсен калай белән ябарга каян акча табарбыз, дип торганда, тагын бер игелекле кеше табылды. Субашта туып, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Михаил Подъячевлар гаиләсе, түбә өчен җитәрлек профнастил кайтартып, эшчеләр табып, 3-4 сәгать эчендә чиркәүнең түбәсен ябып китте. Ир-атлар түбә япкан арада, хатыны Антонида Федоровна эшчеләрне ашату-эчертү якларын карады.

Шулай итеп, чиркәү төзелеше төгәлләнеп килә. Ходай биреп, озакламый, службалар да башланыр. Чиркәвебез әллә каян күренеп, авылыбызга ямь биреп тора. Төзелештә ярдәм күрсәткән һәр кешегә, шулар арасыннан аерып алып, Михаил Подъячевлар семьясына, зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү священник Теләче районы Субаш авылы Димитрий Сизов