Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Йокы алдыннан да ашарга ярый!?

"Кичке алтыдан соң ашарга ярамый" кагыйдәсе инде актуаль түгел. Медицина белгечләренең күпсанлы тикшеренүләре ач ашказанына йоклауның сәламәтлек өчен зарарлы булуын исбатлады

Мәсәлән, Питтсбург университеты галимнәре, йокларга ятар алдыннан җиңел генә ашап алу кандагы шикәр күләмен нормальләштерә, дигән нәтиҗәгә килде. Бу төнге уянуларның кимүенә һәм энергиянең артуына китерә.

Йоклар алдыннан авырлыкны арттырмыйча, аны нормага китерү өчен нәрсә ашарга соң? Түбәндәге тәкъдимнәргә игътибар итегез.
Порция күләме иң күбе 200 граммнан артмасын.

Йокыга ярты сәгать кала ашарга кирәк, юкса, ашказаны аны эшкәртеп өлгермәчәк.

Азыкның файдалы мае һәм бераз аксымы булырга тиеш.

Кичке ашау өчен файдалы продуктлар:
майлылыгы түбән булган сөт продуктлары (майсызландырылганнары туры килми!): мәсәлән, артык майлы булмаган эремчек, кефир, бернинди өстәмәләрсез йогурт - алар эчәк микрофлорасына файдалы тәэсир итә һәм организмга мускуллар үсеше өчен аксымны синтезларга ярдәм итә;

ак балык, мәсәлән, пешерелгән тәрәч - анда калорияләр аз (100 граммга 78-90 ккал) һәм май бөтенләй юк диярлек (барлыгы 0,6% чамасы), шул ук вакытта анда сәламәтлек саклау өчен кирәкле микроэлементлар һәм витаминнар бик күп;

бераз җиләк, мәсәлән, чия, кура җиләге - калориялелекне арттырмас өчен файдалы, әмма аларны каймаксыз һәм шикәрсез ашарга кирәк (иң отышлысы - чия, чөнки анда йокы гормоны мелатонин бар);

крекерлар - анда йокы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче В төркеме витаминнары бар, моннан тыш, крекерлар бик яхшы үзләштерелә һәм майга әверелми (гади йогурт белән бергә бер-ике данә ашау да җитә);

яшел яшелчәләр, мәсәлән, сельдерей - ул витаминнарга һәм файдалы микроэлементларга бай.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев