Язгы депрессиядән котылу өчен нинди яшелчә ашарга?
Полезная информация

Язгы депрессиядән котылу өчен нинди яшелчә ашарга?

Помидордагы аминокислота бәхет гормоны - серотонин ясалу өчен кирәк

Язгы депрессия чорында помидор ашарга кирәк. Аның составындагы триптофан аминоксилотасы серотонин дигән бәхет гормоны ясалышы өчен кирәк. Бу турыда табиб-диетолог, Медицина-биология федераль агентлыгы профессоры Маргарита Королева сөйләгән. Бу турыда Москва агентлыгы хәбәр итте.

«Серотонин организмга азык белән керми, ләкин организмда шушы гормон ясалсын өчен „төзелеш материалы“ азыкта була. Төп материал — триптофан. Ул өлгергән помидорда була. Көненә бер-ике помидор ашарга ярый. Помидорда ликопин дигән матдә дә бар. Ул яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә. Шулай ук ир-атлар сәламәтлеге өчен дә файдалы», — ди табиб.

Триптофан соялы ризыкларда, сырларда була. Атнасына берничә тапкыр тофу сыры ашарга була, аны көннең беренче яртысында 30-40 граммлап, атнасына өч-дүрт тапкыр ашарга кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев