Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яшел тәмләткечләр ашауның зыяны бар!?

Теплицада үстерелгән яшел үләннәрдә куркыныч авыру китереп чыгара торган микроорганизмнар булырга мөмкин

Роспотребнадзорның Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең Туклану гигиенасы өлкәсендә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Надежда Раева сүзләренчә, яшел тәмләткечләр ашау организмга зыян китерергә мөмкин.

Санитар-химия таләпләренә туры килмәү сәбәпле, проблемалар чыгуы ихтимал. Шулай ук яшел үләннәрдә паразитлар да булырга мөмкин. Былтыр продукциянең 1,1 проценты таләпләргә туры килмәгән, аеруча нитратлар күләме буенча. 

Әгәр яшел тәмләткечләрне җиһазланмаган теплицаларда үстерсәләр, анда гельминт күкәйләре булырга мөмкин. Алар кеше организмына кергәч, куркыныч авырулар, мәсәлән, гельминтоз һәм аскаридоз китереп чыгаруы ихтимал.

Былтыр тикшерелгән үрнәкләрнең 2,2 проценты таләпләргә туры килмәгән. Раева яшел тәмләткечләрне пакеттан алуга ук ашамаска, башта өстәмә эшкәртергә киңәш итә.

Хроник авырулар булмаса, көнгә 100-150 грамм яшел үләннәр ашау сәламәтлек өчен файдалы, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев