Ярмаларны күпләп алып куябыз, ә аны бит дөрес саклый да белергә кирәк
Ярмаларны пакетта түгел, ә махсус контейнер яки банкада саклагыз. Чөнки пакетта саклаганда, корткычлар да барлыкка килергә мөмкин икән. Шулай ук алар булмасын өчен, ярма эченә берничә лавр яфрагы яки сарымсак тырнагы салыгыз. Ярмаларны коры һәм караңгы урында тотыгыз.
Барлык таләпләрне үтәгәндә, тары ярмасы — 9 ай; манный, геркулес — 10 ай; арпа ярмасы — 15 ай; дөге — 16 ай; карабодай — 18 ай; борчак 2 ел тирәсе саклана.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев