Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Теш щеткасын ничек сайларга?

Тешләрне ничек сакларга, дигән сорау бик күпләрне борчый. Теш табиблары, иң беренче эш итеп, теш щеткасын дөрес сайларга кирәк, дип җавап бирә

Шуңа да түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз:

- Теш щеткасын 3 айга бер тапкыр алыштырыгыз.

- Сыйфатлы теш щеткасы катлауларга аерылмый, аның кыллары коелмый һәм очсыз да тормый.

- Теш щеткасын махсус кибетләрдән яисә даруханәләрдән алыгыз.

- Теш щеткасын сайлаганда тешләрнең үзенчәлекләрен исәптә тотыгыз. Пломбалы тешләргә – уртача катылыктагы (медиум), сизгер тәнлеләргә – йомшак (софт), ә сәламәт тешле кешеләргә каты (хэрд) теш щеткасын сайларга киңәш ителә.

- Теш щеткасының кыллары очлы түгел, ә түгәрәк булса яхшырак, чөнки ул казналыкны җәрәхәтләми.

- Кыллары синтетик материал – нейлоннан ясалган гади теш щеткалары сыйфатлырак була.

- Кыллары табигый тукымадан ясалган теш щеткаларында бактерияләр күп үрчи, андый щетканың кыллары да тиз сына.

Чыганак: Хезмәт даны

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев