Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Шашлык кыздыру серләре

Телне йотарлык булсын, дисәң

Чын шашлык бәрән итеннән ясала, әмма без аны сыер, тавык, күркә итеннән дә, балыктан да яратып пешерәбез. Балык дигәннән, җәен, сөләйман һәм мәрсин балыклары яхшы.

Шашлыкка дигән иткә тоз сибү турында төрле фикер бар. Кемдер, кыздырганчы, ди. Кемдер, киресенчә, пешеп чыккач, ди. Икенчеләр фикеренчә, тоз итнең сутын ала, шуңа да, имештер, маринадка салырга кирәкми. Чынлыкта тозның андый тәэсире юк, ул продуктны бозмый. Соңыннан тоз сипсәң, ул итнең өстендә генә кала, эченә үтеп керми.

Шампурга ит кисәкләре белән бергә суган да тезүчеләр бар. Кайбер хуҗабикәләр шампурга, тавык ите белән бергә, эре виноград та кидерә. Ташкабак, болгар борычы, баклажан, алма да куярга була.

Шампурга ит тыгар алдыннан аны күмер өстендә җылытып алыгыз, үсемлек мае сылагыз. Ит кисәкләрен бер-берсенә 2 сантиметр ара белән калдырып тезегез. Һәр шампурга 5-6 кисәк кенә куегыз. Ит белән күмер арасы 10-15 сантиметр булырга тиеш.

Шампурны мангалга ялкын телләре югалгач кына куегыз.

Кефирдан ясалган маринад 1 килограмм иткә 200 грамм кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк була. Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган сибәбез. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.

Минераль су белән 1 килограмм иткә 250 грамм минераль су, 2-3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган сибеп, өстенә минераль су агызабыз, 1-3 сәгать тотабыз.

«Иң тиз» маринад кивидан әзерләнә. Аның составындагы органик кислоталар ит аксымындагы коллагенны җимерә, шуның нәтиҗәсендә ит тиз йомшара. Әмма артык озак тотсагыз, итегез фаршка дә әверелергә мөмкин. 1 килограмм иткә 5 киви, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч кирәк. Киви белән сарымсакны блендерда изәбез, юылган, туралган, тоз һәм борыч сибелгән ит белән кушып болгатабыз. Өстенә капкач белән ябып, 40-60 минут тотабыз.

Анар сутында 1 килограмм иткә 250 грамм гранат суты, 4 суган, тоз, борыч алына. Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган сибәбез, өстенә анар суты агызабыз. Салкын урында 8-10 сәгать тотабыз.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев