Чынлап та бик тәмле чәй ризыгы килеп чыга
180 г кукуруз таякчыклары (90 граммлы ике кап “Рузик” алам), 200 г атланмай, 250 г “Кис-кис” ирисе (кызыл кәгазьгә төрелгәне яхшы, катырак була).
Атланмай һәм ирисне чуен кәстрүлгә салып, плитәдә болгата-болгата эретергә. Бертөрле масса барлыкка килгәч, сүндерергә һәм кукуруз таякчыкларын шунда салып болгатырга. Әзер чәкчәкне тәлинкәләргә өеп куярга. Суынгач, чәй табынына чыгарырга.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев