Коймак тәмле булсын өчен хәйләсен белергә кирәк икән шул
1. Коймак пешерер алдыннан, камырына күпертелгән йомырка агы кушсагыз - тагын да тәмлерәк була.
2. Камыры артык куе булса, аның эче пешмәскә мөмкин. Шуңа ул кашыктан җиңел агып төшә торган булырга тиеш.
3. Җылытылган үсемлек мае камырына кушыгыз. Бу очракта табаны майлап тормасагыз да була икән.
4. Таба чуен, кечкенәрәк, төбе калын булса, коймак аеруча уңа. Ә пешерә башлаганчы, табаны җылытырга һәм майларга онытмагыз.
Фото: https://pixabay.com/ru
Нет комментариев