Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Коронавирус белән авырганнан соң ис сизүне ничек кайтарырга?

Борындагы нерв очлыкларына һава килү торгызылса, коронавирус белән авырганнан соң ис сизүне кире кайтарырга мөмкин

Моның өчен тамырларны тарайта торган препаратлар ярдәм итә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Инфекция вакытында, шешенү аркасында борын лайлалы тышчасының өске өлешендә рецепторларга юл «ябыла». Коронавирус аларга токсик йогынты ясый, шуңа күрә рецепторлар һәм нерв тукымалары деградациясе килеп чыга.

Отоларинголог Абдулло Ходжаев сөйләгәнчә, моннан котылу өчен борын куышлыгын спрейлар сиптереп чайкатып торырга кирәк. Әгәр алар кул астында булмаса, диңгез тозыннан эремә ясап та юдырырга була. Шулай ук бүлмәдәге һаваның нормаль дымлылыгы да бик мөһим. Нерв күзәнәкләрен кире торгызу өчен В төркеме витаминнарын һәм поливитаминнар эчү дә ярдәм итә.

Дөрес туклану да мөһим роль уйный. Тиешле күләмдә су эчәргә, никотин һәм алкоголь куллануны туктатырга кирәк. Тиешле чараларны вакытында куллану ис тоюны тиз кайтарырга ярдәм итә. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев