Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кичәге икмәкне "тел йотарлык" ясый беләсезме?

Аның бик җиңел ысулы бар

Камыр ризыклары яңа пешкән чагында гына тәмле. Кайвакыт алар күп сатып алына, ә икенче-өченче көннәрне инде ашыйсы килми. Бер-ике көнлек батоннан искиткеч тәмле ризык әзерләп була икәнен белә идегезме? Аның өчен артык тырышлык та кирәкми.
Кичәге батонны алабыз һәм 1,5-2 сантиметр калынлыгында кисәкләргә кисәбез, ләкин аска кадәр тулысынча кисеп бетермибез. 100әр грамм каты сырны һәм туңган акмайны, ике төш сарымсакны кыргычтан чыгарабыз, вакланган укроп кушып, бутыйбыз. Бу массаны батон кисәкләре арасына тутырып чыгабыз һәм бераз кысабыз.
Хәзер аны кургашка (фольгага) төреп, 15 минутка мичкә куябыз. Соңыннан кургашны ачып, өсте кызарганчы бераз тотабыз. Җылы килеш чәй яисә каһвә белән ашыйбыз.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев