Кабак бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә булыша. Шулай ук тагын бик күп кенә авырулардан да ярдәм итә.
Бу салатны ясар өчен: кабакны, кишерне эре угычтан уарга, аз гына тоз сибәргә, бал яки шикәр комы кушарга. Алманы шакмаклап турарга, кабакка салырга һәм лимон согы сибәргә. Үсемлек мае салып бутагач, өстенә вакланган әстерхән чикләвеге сибеп, табынга бирергә.
Фото: pixabay.com
Автор: Зөһрә Исламова
Нет комментариев