Яшелчәдән аз калорияле чипсы әзерлибез
Кирәк булачак: 4 яшь кабак, 1 чәй кашыгы тоз һәм камыштан ясалган шикәр комы, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 тырнак сарымсак.
Юылган кабакны юка итеп түгәрәкләп кисәбез, тәмләткечләр белән болгатабыз. Яшелчәләрне бер сәгатькә куеп торабыз, аннары 4 сәгать киптергечтә яки аз гына ачып куелган 140 градуслы газ мичендә 2-3 сәгать киптерәбез. Яшелчәдән аз калорияле чипсы әзер.
Чыганак: Тетюшские зори
Фото: https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев