Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Иң файдалы аш нинди икәнен беләсезме?

Белгечләр шулпа туклыклы матдәләр чыганагы дигән фикердә

Иң файдалы аш дип яшелчә шулпасы санала. Ул туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы. Галимнәр әйтүенчә, яшелчәләр шулпага файдалы микроэлементлар бүлеп чыгара. Мәсәлән, калий һәм магний. Алар ашказаны һәм эчәклекләр өчен бик файдалы.

Ит шулпасында пешерелгән ашларда калория күбрәк була. Холестерины югары булган кешеләргә алардан баш тарту яхшырак.

Шулай ук ит пешкәндә, шулпага зарарлы матдәләр дә бүленеп чыгарга мөмкин. Терлекне антибиотиклар яки гормоннар белән тукландырган булулары ихтимал. Шуңа беренче һәм икенче тапкыр кайнатылган шулпаны түгәргә  киңәш ителә.

Ә иң файдасыз аш – ул солянка. Ул берничә төр ит белән пешерелә. Ә бу  шулпаның калориясен арттыра. Шулай ук бу ашка тозлы кыяр, ысланган ризыклар да кушалар. Табиблар бу шулпаны йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, гипертония, артык авырлыктан интеккән кешеләргә ашарга киңәш итмиләр.

Гөмбә ашына да саклык белән генә карарга кирәк. Гастроэнтерологик авырулары булганнарга ул киңәш ителми. Аның составында бик күп экстрактив матдәләр бар. Алар ашкайнату тракты эшчәнлеген көчәйтә. 

Әмма, белгечләр шулпа туклыклы матдәләр чыганагы дигән фикердә. Шулпа туклану пирамидасының нигезен – аксымнар, майлар һәм углеводларны тәшкил итә.

Шулпаны һәр көн төшке ашка ашарга киңәш ителә. Иң яхшысы җылы килеш ашау. Артык кайнар һәм салкын ризыклар уңайсыз симптомнар китереп чыгарырга мөмкин.

Чыганак:Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев