Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Гөлләр кар суы ярата

Кыш айларында үсемлекләргә көч биреп калыгыз

Кышын гөлләргә мул итеп кар суы сибеп калырга тырышыгыз. Кар суы сипкән гөлләр, яшел тәмләткечләр яхшырак үсә, орлыклар тизрәк чыга, үсентеләр көчлерәк була. Краннан аккан суга караганда, ул минералларга бай, йомшак, аны “тере” су дип тә атыйлар. Шуңа да мондый су үсемлекләргә көч бирә, аларны ныгыта.
Тик бу максатлар өчен карны трассадан, шәһәрдән, сәнәгать предприятиеләре урнашкан җирдән читтәрәк, чиста урыннан алырга тырышыгыз. Карны өйгә алып кереп, бүлмә температурасына кадәр җылытыгыз. Гомумән, гөлләргә сибә торган су бүлмә температурасыннан 2-3 градуска җылырак булырга тиеш. Үсемлекләргә салкын су “килешми”, ул тамырларга кадәр төшеп җитми, моннан тыш, тамырларны черетә.
Шунысын да әйтергә кирәк, кар суын озак саклап булмый, ул беркадәр вакыттан соң файдалы матдәләрен югалта. Шуңа күрә кыш, яз айларында гөлләрегезне кар суы белән туендырып калыгыз.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев