Дөньядагы 40 популяр туклану рәвешен тикшереп, диетологлар урта диңгез диетасын иң яхшысы дип атаган
Бу туклану рәвеше симертми, йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын булдырмый, диабетны кисәтә. Бу диета арзан һәм анда организм өчен кирәкле элементлар бар.
Урта диңгез тибы буенча туклангану чи яшелчә һәм җиләк-җимеш,чикләвек куллануны күз алдында тота. Бу туклану рәвешенең нигезе - бөртекле культуралардан әзерләгән макарон, кузаклы культуралар, ипи. Ит аз кулланыла, күбрәк балык ашыйсы.
Иң яхшы диеталар исемлегендә икенче урында - DASH. Бу төр туклану организмны сәламәтләндерү, кан басымын нормага китерү, ашказаны-эчәк системасын чистарту өчен кулланыла. DASH диетасы вакытында тоздан тулысынча яки өлешчә баш тартасы.
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев