Биш минутта  әзер була торган камыр
Полезная информация

Биш минутта әзер була торган камыр

Бу рецепт ялкаулар өчен исәпләнгән, чөнки бу камыр бик тиз һәм җиңел әзер була

Моның өчен сезгә түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак:

- 4 стакан он (кайчагында бераз күбрәк кирәк, чөнки он төрле була);

- 2 аш кашыгы шикәр;

- 1\2 чәй кашыгы тоз;

- 2 аш кашыгы көнбагыш мае;

- 500 мл. сөт (Җылытсаң да, суыткычтан алып та файдаланырга була. Бик зур аерма булмаячак)

-  1 пакет коры чүпрә 11 гр.

Әзерләү:

1. Барлык ингредиентларны бергә болгатырга. Әзер массаны пакетка салырга һәм  2 сәгатькә суыткычка куярга.  

2. Ике сәгатьтән соң камыр әзер. Аны суыткычтан алып, төрле үзегез яраткан эчлекләр белән пирожкилар пешерә аласыз.  

Камыр йомшак, кулларга ябышмый торган була.

Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев