Электән агрономнар бу эшне мәҗбүри дип санады, ә хәзер башкачарак уйлыйлар икән
Туфракны тирән итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу - грунтның төзелешен боза. Бу хакта җир белгечләре әйтә. Болай эшләгәндә, туфрак микроорганизмнары, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Шулай ук, җирне актарсаң, аны җил “ашый” икән.
Күпчелек көзен җирне әйләндереп капламыйча гына булса да, казып чыга. Алар моны чүп үләннәрен бетерер өчен эшли. Белгечләр, бакча балчыклы, грунт суларына якын булса, аны көзен казырга кирәк дигән фикерне дә әйтә. Тик моны яңгырлар башланганчы эшләргә ди. Әмма җирне 15 см дан тирәнрәк казырга тәкъдим ителми.
Туфрак җиңел, көпшәк, комлы булса, аны көзен казудан мәгънә юк. Иң яхшысы: тырмалап чыгарга.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев