Аспирин битне чистарта
Полезная информация

Аспирин битне чистарта

Әлеге битлек-скраб бит тиресен яңарта, тигезли, бетчәләрдән чистарта

Моның өчен ике төймә аспирин (суга салып эретә торганын түгел, төймә формасындагысын: Bayer фирмасыныкы), әз генә бал, берничә тамчы су кирәк була.

Аспиринга берничә тамчы су тамызабыз да 30 секунд эрегәнен көтәбез. Шуңа бер чәй кашыгы бал өстибез. Битлекне биткә сылыйбыз да ун минут тотабыз. Шуннан соң катнашманы, скраб кебек, биткә ышкыйбыз. Соңыннан юып төшерәбез. Чиста биткә дымландыргыч крем сөртәбез.

Чыганак: Хезмәт даны

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев