Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

1 декабрьдән тормыш өчен кирәкле нинди даруларны сату тыеды?

3 даруны табиб рецепты буенча гына сатып алырга була

1 декабрьдән прегабалин, тапентадол һәм тропикамидны табиб рецепты буенча гына сатып алып була. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев карарында әйтелә.

Өч дару да "аптека наркотиклары" дип табылды. Алар өченче дә тормыш өчен әһәмиятле дарулар исемлегендә. Прегабалин эпелипсиягә каршы дару. Тапентадол — авыруны баса торган дару. Тропикамид — күзгә тамыза торган дару.

Бу дарулар наркотик буларак кулланылырга мөмкин. 2013 елдан бирле аларны сатып алу 20 тапкыр арткан.

Даруларны тыелган исемлеккә керткәч, алар бер генә тапкыр бирелә торган рецепт буенча сатылачак, аптекалар бу рецептларны 3 ел сакларга тиеш. Бу даруларны кулдан саткан, саклаган, рецепт булмаган очракта сатып алган, шулай ук ялган рецепт буенча алган өчен 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев