Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзен һаман да педагог итеп хис итә

95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән педагогик хезмәт ветераны Пелагея Гордеевага Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, ә район башлыгы Анатолий Петровичның рәхмәт хаты, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Юбилярны тәбрикләүдә Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов, мәктәп директоры Фәниль Шәкүров, укучылар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты

“Кырыс һәм гадел укытучы, акыллы киңәшләр бирүче остаз”, – дип сөйлиләр Пелагея  Андреевна турында авыл кешеләре.

Ул үзе 1926 елда Мамадыш районының Комазан башы авылында туган. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлагач, башлангыч класслар укытучысы буларак, хезмәт юлын Тәкәнеш районының Салтык-Ерыклы мәктәбендә башлый. Аннан – Зур Өске мәктәбенә, ә өч елдан соң Коморовкага күчерәләр. Ә тагын өч елдан ул укытучылык эшен Никифорово мәктәбендә дәвам итә. Бу авылда тормышка чыгып, 33 ел балалар укыта.

 “Мәктәп минем өчен тормыш мәгънәсенә әверелде. Совет чорында мәгариф учреждениеләрендә укучыларга белем биреп кенә калмыйча, балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә иде. Укытучылар халык арасында агитация эше дә алып бардылар. Ул вакытларда балалар  бик күп иде. Өсләренә кияргә киемнәре булмады. Шуңа күрә мәктәпкә бик авырлык белән йөрделәр. Шулай да тырышып укыдылар”, – дип сөйли Пелагея Андреевна.

Аның укучылары инде хәзер үзләре олы яшьтә, арада стажлы укытучылар да, башка җаваплы урыннарда эшләүчеләр дә күп. Алар Пелагея Андреевнаның юбилеена да килгәннәр иде. Яраткан укытучылары белән килене Тамара өстәл әзерләп, кунак итте үзләрен.

Ирен, күптәннән мәрхүм Илья дәдәйне дә сагынып, горурланып искә ала ул. Бергә яшәгән елларының иң матур мизгелләре турында дулкынланып сөйли. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының һәрберсе үз юлларын табып, тормыш корган. Хәзерге көндә Пелагея Андреевна өч баласы, дүрт оныгы һәм шул оныкларының дүрт баласына,  алар ирешкән уңышларга куанып, үзенең төпле киңәшләрен биреп яши.

Озын гомерле булуының сере турында сорагач, “Озак яшәүнең сере – кояш белән торып, кояш белән яту, начар гадәтләр булмауда”, – дип җавап бирде ул һәм дәвам итте. –Укытучы кеше – авылның йөзе, авылдашлары һәм укучылары алдында һәрвакыт үрнәк булырга тиеш. Мин хәзер лаеклы ялда булсам да, үземне педагог итеп хис итәм”.

Пелагея Гордеевага әле тагын бик озак еллар үз укучыларының рәхмәтен һәм яратуын тоеп яшәргә язсын...

 

Валентина СПИРИДОНОВА.

 

Мамадыш районының Никифорово авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев