Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә чик сакчыларын котладылар

Бүген – Чик сакчылары көне

Бүген – Чик сакчылары көне. Әлеге көн дәүләтебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр ир-егеткә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

Югары Пәнәче авылында  чик сагында хезмәт иткән егетләр бар.  Алар – Рамис Әлмиев, Валентин Тимофеев, Фәнис Гайнетдинов.

Әлеге егетләр белән авылдашлары  горурлана. Алар үткән юлларын, солдат хезмәте таныштырган дусларын,  ул чорда туплаган тормыш тәҗрибәсен бүген дә онытмыйлар, һәрдаим искә төшереп искә алалар.

“Чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләрне,  әле хәзер дә илебез чикләрен саклаучы һәр солдатны бәйрәмнәре белән   котлап, алар алдында баш иябез,  сәламәтлек телибез. Чөнки алар булганга илебез халкы тыныч яши.  Киләчәктә барыбызга да тыныч тормышта яшәргә язсын. Үсеп килүче яшь буын илебезнең тынычлыгын саклаучыларга лаеклы алмаш булып үссен иде”, -ди Югары Пәнәче мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

 

Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев