Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина: "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, халык санын алу елында “Туганайлар”га язылу – һәр керәшеннең бурычы"

“Туганайлар”– керәшеннең намус аклыгы

Кадерле туганыйларым!

Менә инде 18 елдан артык “Туганайлар” газетасы керәшен дөньясында сәяхәткә чыккан корабны хәтерләтә. Халкыбызның искиткеч бай тарихи мирасын барлый-барлый йөзгәндә, зур дулкыннарны да ярып үтәргә, биек тауларны да яуларга туры килә. Әмма “Туганайлар” корабы, сезнең кебек тугры газета укучылары, дуслары, теләктәшләре булганда, ачы җилләргә дә, көчле давылларга да бирешми...

2021 елның беренче яртыеллыгын да төгәлләп киләбез. Бу алты ай дәвамында керәшен диңгезендә бергә йөзгән карендәшләребезгә чиксез рәхмәт әйтәбез. Сез редакция коллективына көч һәм иҗат дәрте биреп торучы яраткан туганыйларыбыз.

Киләсе яртыеллык – күмәк көчебезне һәм бердәмлекне тагын бер кат раслауда мөһим чор. Бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, шулай ук, халык санын алу елында “Туганайлар”га язылу – һәр керәшеннең бурычы. “Туганайлар” – керәшеннәрне керәшен итеп саклый, яклый һәм таныта торган газета. Ана телебезне, йолаларыбызны, күңел байлыгын бердәнбер булган “Туганайлар” белән саклый алабыз. Үз газетабыздан кала башка бер генә матбугат чарабыз да юк!.. Булганын саклыйк, яклыйк, үзебезнең файдага кулланыйк!

Язылучыларыбыз арасында бүләкләр дә уйнатабыз. “Туганайлар”га язылып, вафельница, блендер һәм электр чәйнеге ота аласыз. Моның өчен, язылу квитанцияләрен яки аның күчермәсен 29 июньгә кадәр 8 917 250 97 95 номерына (ватсап) юллагыз. Һәр керәшен йортына “Туганайлар” килсен! Киләсе яртыеллыкта барыгыз белән дә газета битләрендә янәдән күрешүне көтеп,

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Туганайлар” газетасы редакциясене баш редакторы Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев