Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Багражның чик сакчылары

Югары Баграж авылында хәрби бурычларын чик сакчысы булып үтәгән ир-егетләр шактый

Югары Багражның хәрби хезмәт үткән егетләре арасында иң танылган чик сакчысы - Олимпия чемпионы, ике тапкыр Дөнья чемпионы, күп тапкырлар СССР чемпионы һәм СССРның атказанган спорт мастеры Федор Петрович Симашев.

Карендәшебез Михаил Тукранов та хәрби бурычын чик гаскәрләрендә үтәгән. Михаил Васильевич туган як, туган авыл тарихын өйрәнә, эзләнүләре-өйрәнүләре белән якташларын, дуслары, якыннарын да Вконтакте челтәрендә таныштырып бара. “Үлемсез полк” акциясе кысаларында Югары Баграждан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында бик күп мәгълүмат туплап, фотолары белән биреп, якташларның истәлеген мәңгеләштерү буенча олы эш башкара ул.

Иван Меньшиков белән Георгий Таймасов та чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүләре белән горуланалар. Илебезнең территориясе бик  зур безнең, егетләрнең иңнәренә  зур җаваплылык йөкләнә.

Егетләр тыныч тормышта да үзләрен яхшы хезмәткәрләр, үрнәк гаилә башлыклары, ышанычлы ир-егетләр итеп танытты.  Аларның уллары да Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайтты. Пограничниклар, сезне Чик сакчылары көне белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш телибез.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев