Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж авылында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе уздырылды

Алты хатын-кыз сәхнәдә нинди генә төрләрдән көч сынашмадылар!

Мавыктыргыч конкурста катнашучы хатын-кызлар Татьяна Миронова, Галина Шәйдуллина, Анна Бутакова, Резеда Васюкова, Наталья Лысманова, Людмила Емельянова  үзләренең белемле, уңган, сөйкемле, күркәм, гүзәл икәнлекләрен тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр.

Бәйрәм кызыклы ярышлар, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.  Кызлар үзләренең җырга, биюгә осталыкларын гына түгел, модалы прическа ясау, аш-суга осталыкларын да күрсәттеләр.

-“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе күңел ачу гына түгел, ә шушы тамаша аша  халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде. Ярышта катнашкан хатын-кызларыбызның барысы да үзләренә бирелгән төрле көтелмәгән хәлләрдән чыгуны, тормышка әзерлекне, тапкырлыкны һәм зирәклекне бик оста итеп сәхнәләштерделәр. Мөхтәрәм жюри һәр команданы тиешенчә һәм матур итеп бәяләде. Тамашачы дөньясын онытып ял итте, - ди Югары Баграж мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев