Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (1 - 5 май)

Атна уңышлар, яхшы мөмкинлекләр һәм бик яхшы кәеф бүләк итәргә вәгъдә итә

Кучкар (21март – 20 апрель)
Атна уңышлар, яхшы мөмкинлекләр һәм бик яхшы кәеф бүләк итәргә вәгъдә итә. Пәнҗешәмбе кызыклы яңалыклар сөендерер. Җомга үз көчегезгә ышаныгыз, ул көнне бүтәннәр алдында абруегыз күтәрелер, сезнең фикерегез белән исәпләшерләр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Элек биргән вәгъдәгезне исегезгә төшерегез, аны үтәргә вакыт җитте. Әгәр дә кемнеңдер сездән ераклашканын тоясыз икән икән, моңа фәлсәфи яктан карагыз, димәк, сезнең тормыш юлларыгыз аерылган. Ял көннәрендә күңелле яңалык ишетерсез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Иң оригиналь һәм беренче карашка башка сыймастай тоелган идеяләрне тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Иң кадерле хыялларыгыз үзеннән-үзе үтәлә бугай. Финанс өлкәсендә сезне шулай ук уңыш көтә. Ял көннәрендә гаиләгез белән бергә ял итегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үз өстегезгә артык эш өймәү яхшырак булыр. Вакыйгаларны ашыктырмагыз һәм берьюлы ун эшне эшләргә тырышмагыз. Чәршәмбе көнне сезне шәхси тормышыгыздагы уңай вакыйгалар сөендерер. Бу көнне сез яңа дус табарсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Алдыгызга куелган бурычларны үтәп, намус белән эшләргә туры киләчәк. Эш буенча яхшы перспективалар барлыкка киләчәк, алар сезнең планнарыгызны үзгәртәчәк. Дусларыгыз сезне яхшы яңалыклар белән сөендерер.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Эштә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Куелган максатка ирешү өчен, хезмәттәшләрегез белән көчләрегезне берләштерергә кирәк. Карьера үсеше өчен вакыт җитте. Тәкъдимнән баш тартмагыз. Ерак сәфәрдә булучыларга юлда саграк булырга киңәш ителә.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Тормышта уңай үзгәрешләр башлансын өчен ныклы һәм ышанычлы нигез төзегез. Әгәр дә берәр нәрсә гадәттәгечә үк яхшы килеп чыкмаса, борчылмагыз, тиздән барысы да җайланыр. Җомга көн проблемаларыгызның сез уйлаганча ук куркыныч түгеллегенә ниһаять ышанырсыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тормышыгызда мәхәббәтнең никадәр мөһим икәнен аңларсыз. Ул сезне илһамландыра һәм яңа мөмкинлекләр ача. Шулай булгач, яраткан кешегезнең кадерен белегез һәм аның киңәшләренә колак салыгыз, алар бик файдалы булачак. Бергәләп сез таулар күчерергә сәләтле.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада зирәклек күрсәтергә әзер булыгыз. Баш күтәрмичә эшләргә туры киләчәк, аның каравы, тиз арада нәтиҗәсен дә күрерсез. Чәршәмбе берьюлы берничә тәкъдим булырга мөмкин. Иң мөһим вакыйгаларның берсе сезнең гаилә белән бәйле булачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Хисләргә бирелмәгез, алар акылыгызны бутарга һәм эшләрегезгә зыян салырга мөмкин. Тынычлык һәм уяулык – менә сезнең уңышларыгызның сере нәрсәдә. Әдәплерәк булыгыз, якыннарыгыз белән идарә итәргә дә, кем белән дә булса мөнәсәбәтләрне ачыкларга да кирәкми.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атна югары һөнәри активлык белән аерылып торачак. Хезмәттәшләрегез адресына тәнкыйть сүзләре әйтүдән сак булыгыз. Чәршәмбе көнне күңелсез сюрпризлардан качарга теләсәгез, тәҗрибәләр уздырмау яхшырак. Атна ахыры көтелмәгән тәэсирләр һәм сәфәрләр белән сөендерергә мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнага планлаштырган эшләрегез белән шөгыльләнү авыр булачак. Сезгә чит кешеләрнең проблемаларны хәл итүгә күп вакыт сарыф итәргә туры килүе ихтимал. Хәер, болар барысы да атнаның беренче яртысына кагыла, ә җомга көнне сез күңелле хәбәр алырсыз һәм ялларда бик яхшы ял итәрсез.

 

Шәһри казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев