Студентларга мавыктыргыч программа әзерләнгән иде
15 октябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен студентлары очрашуы булды.
Очрашуны таныштырудан башладылар. Иң беренче сүзне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова алды. Ул керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә студентлар очрашуының икенче тапкыр оештырылуын билгеләп узды. “Бәрәкәт” хәрәкәте керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы өчен яңа кадрлар тәрбияли. Киләчәктә “бәрәкәтлеләр” оешмага, “Туганайлар” газетасына эшкә киләләр. Сезне барыгызны да керәшен җәмгыятенә килеп керүегез белән котлыйм”, - диде ул.
Кунакларга Яков Емельянов үзәге буенча мавыктыргыч квест әзерләнгән иде. Студентлар 4 командага бүленеп, керәшен тематикасы белән бәйле пунктларда кызыклы биремнәр үтәделәр. Командалар барлык пунктларны да үткәч, уенга нәтиҗә ясалды. Кичә ахырында 1 курс студентларын "Бәрәкәт" хәрәкәте рәтләренә кабул итү тантанасы булды.
Бәйрәм турында тулырак сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
0
0
Нет комментариев