Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлнең тирә-ягын җыештырып, чистартып куйганнар
Яңа Усыда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлнең тирә-ягын җыештырып, чистартып, Җиңү бәйрәменә әзерләп куйганнар. Мөслим районының бу керәшен авылындагы һәйкәлне кыш көне - мәктәп укучылары, ә җәйгелектә авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тәртипкә китерә.

Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова әйтүенчә, Яңа Усыдан Бөек Ватан сугышына алынган авылдашларыннан яу кырында үлеп калганнары һәм, шулай ук, исән кайтканнары - 298 кеше. Ватан солдатларының исемлеге яңартып, тулыландырыла.
Нет комментариев