Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Чистай керәшеннәре айлыгы башланды

Март аенда Чистай керәшеннәре белән якыннан танышачакбыз

1 март көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Чистай керәшеннәре айлыгы башланды. Ай дәвамында мәдәни үзәктә, аның ВКонтакте рәсми төркемендә, Инстаграм аккаунтында, Ютуб каналында Чистай керәшеннәренең мәдәниятенә, йолаларына, традицияләренә, атаклы шәхесләренә багышланган төрле форматтагы онлайн, офлайн чаралар үткәреләчәк.

Чистай районында булган керәшен авыллары турында кыскача мәгълүмат

Чистай районында төпләнеп яшәүче керәшен карендәшләребез фәнни телдә #ЧИСТАЙКЕРӘШЕННӘРЕ дип аталучы төркемнең бер өлешен тәшкил итәләр.
Чистай районына караган 6 авылда керәшеннәр яши. Болар: Бахта, Актау, Ишәле, Югары Кондрата, Чуаш Ялтаны авыллары һәм Йолдыз бистәсе. Моннан тыш Чистай шәһәрендә дә карендәшләребез күпләп гомер итә.

Кызганычка каршы, КЕРӘШЕН ЯЛТАНЫ һәм НАРАТ ЧИШМӘ авыллары юкка чыккан авыллар исемлегендә.

БАХТА АВЫЛЫ

Бахтада барлыгы 279 кеше яши. Авылда балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә эшләп тора. Мәдәният йорты каршында 2000 елда “Карендәшләр” фольклор ансамбле оеша. 2012 елдан “Тәңкәләр” балалар фольклор коллективы эшли башлый. Җитәкчеләре Анна Акманова.
БАХТА – РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның туган авылы.

АКТАУ

Авылда 182 кеше яши. Шулардан 77 ир-ат, 79 хатын-кыз, 38 бала. Авылда уникаль архитектура объекты – Алла анасы Изге Кыз Мариянең бөркәнчеге хөрмәтенә салынган храм бар. Храмга 1884 елда нигез салына. Ул авыл уртасындагы калкулыкта утыра. Храм прихожаннар һәм алпавыт Евграф Алексеевич Лебедев хисабына төзелә. 1886–1916 елларда храмның настоятеле священник Семен Гаврилович Гаврилов (1860–1916) була. Бүген храм ярымҗимерек хәлендә. Шулай да, бәйрәмнәрдә келәүләр үтми калмый.

ЮГАРЫ КОНДРАТА

Авылда 270 кеше яши. Урта мәктәп эшли, 108 урынга исәпләнгән мәктәптә 31 бала белем ала. Мәдәният йортының бинасы ремонт таләп итә, шунлыктан авылда мәдәни чаралар уздырыр өчен мәктәп спортзалын арендалыйлар. Шулай ук мәктәп бинасында китапханә һәм музей эшли.

ИШӘЛЕ һәм ЧУАШ ЯЛТАНЫ

Бу авылларда барлыгы 263 керәшен кешесе яши. Балалар бакчасы юк. Чуаш Ялтаны авылында 320 урынга исәпләнгән урта мәктәп эшли, мәктәптә 52 бала белем ала. Авыл җирлегендә китапханә һәм мәдәният йорты урнашкан.

"ЙОЛДЫЗ"* бистәсе

Әлеге бистәдә 140 керәшен кешесе яши. Шулардан 114 е өлкәннәр, 26 бала. Поселокта 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бар. Барлыгы 50 бала йөри, шуларның 19ы керәшен. 150 урынга исәпләнгән урта мәктәптә барлыгы 138 бала белем ала.

Чистай шәһәрендә дә керәшеннәр күпләп яши. 2017 елда шәһәрнең Мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Багалмам” керәшен фольклор ансамбле оеша. Кыска гына вакыт эчендә алар район һәм республикакүләм күп чараларда катнашырга өлгерәләр. 2018 елда «АЛТЫН МАЙДАН-Крым-2018» халыкара инклюзив фольклор фестиваль-бәйгесендә (Кырым) катнашып җиде (!) 1 урын һәм бер 3 урын яулыйлар.

Мәгълүматны Республика керәшеннәр Иҗтимагый оешмасының Чистай районындагы бүлеге җитәкчесе Ефимов Алексей Тихонович әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев