Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“WorldSkills” дөнья чемпионатында керәшеннәр волонтёр

22 август көнне Казан шәһәрендә “WorldSkills” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үз эшен башлады.

Әлеге чемпионатта Россиядән 3,4 мең волонтёр, чит илләрдән 100 волонтёр катнаша. Керәшен яшьләре арасында да волонтёрлар бар. Теләчедән Юлия Прокопьева һәм Казан шәһәреннән Денис Борисов 27 августка кадәр чемпионатны уздыруда ярдәм итәчәкләр.

Юлия Прокопьева, Теләче:

- Барысы да волонтёр булу теләгеннән башлана. Минемчә, иң мөһиме - башка кешеләргә булышырга ашкынып тору. Волонтёр - ул зур йөрәкле, актив, җаваплы кеше булырга тиеш. Волонтер булу өчен мин собеседование үттем. Шулай ук инглиз теле буенча белемемне тикшерделәр. Безне берничә этапта укыттылар. Объектта эшләргә өйрәндек. Мин "Казан-Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә навигация волонтеры булып эшлиячәкмен. Минем вазыйфаларым - территориядә кайда-нәрсә урнашканын күрсәтү-аңлату, килгән кунакларны каршы алу, позитив атмосфера тудыру. 

Денис Борисов, Казан: 

- Мин Казан шәһәренең 159 нчы лицеенда укыйм, 11 класска барам. Волонтёр булу өчен нишлəргə кирəк? Беренче очракта тырышып укырга, теллəр белергə, туган илебезне яратырга кирəк! Алдан əзерлек үттем, сайлап алу турын узгач, укырга йөрдем. Төрле квестлар үтткәрделәр. Укып бетергәч, сертификат алдым. Биредә мин бик күп яңа дуслар таптым. Чемпионатта минем төп вазифам Казаныбызга килгән кунакларны, чемпионатта катнашучыларны каршы алу, матур итеп сорауларына җавап бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Керэшеннэрнен вперёд ???

    2
    X