Хәбәрләр

Людмила Аланлы Григорий Родионовка багышланган нәфис сүз осталары конкурсында катнашты

Бу конкурс Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсе тарафыннан үткәрелгән.

Чара Татарстан Республикасының халык язучысы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимнең (Григорий Родионов) тууына 85 ел тулуга багышланган иде.

Конкурс онлайн форматта узды: катнашучылар Григорий Родионов әсәрләрен (шигырьләр һәм проза) яттан сөйләп, видеоязмалар җибәрделәр. Укуның сәнгатьлелеге һәм грамоталылыгы, әсәрләрнең эмоциональ асылын һәм мәгънәви тирәнлеген ачып бирә алу сәләте бәяләнде. Конкурста яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, шәһәр һәм районда яшәүчеләр катнаша алды.

Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде, ә барлык катнашучыларга электрон катнашу сертификатлары (дипломнары) тапшырылды.
Әлеге чарада талантлы карендәшебез Людмила Аланлы да катнашып, конкурсның Гран-при иясе булды.

Фотолар Людмила Аланлының шәхси архивыннан.


Нет комментариев