Хәбәрләр

Бирдебәктән Евдокия Толстова «Традицияләрнең фототарихы» конкурсында җиңү яулады

«Россия халыклары бердәмлеге елы» кысаларында оештырылган «Рушник: фотоистория традиций» («Сөлге: традицияләрнең фототарихы») фотоконкурсы сөлге традициясенең бүгенге көндә камера объективы аша ничек яшәвен күрсәтә.

Фотоконкурсны оештыручы — Татар мәдәнияте үзәге. Конкурста катнашу өчен, оештыручыларга конкурс темасын ачучы 8дән артык булмаган авторлык фотосурәтен җибәрергә кирәк иде. Конкурс өч номинациягә бүленгән, аларның һәркайсы үз карашын тәкъдим итә:

Кадерле мирасыбыз
Кадерле мирасыбыз


«Традицияләрне саклаучылар»

Монда борынгы, гаилә яки уникаль сөлгеләр төшерелгән фотолар көтелә. Тарихы булган кадрлар хуплана: мәсәлән, әбиләр сандыгыннан алынган сөлге яки халык иҗатының сирәк үрнәге.

«Заманча дөньяда сөлге»

Бу номинация иҗади эшләр өчен. Сөлгенең заманча интерьерга ничек яраклашуын, мода, сәнгать элементы яки арт-объектның бер өлеше булуын күрсәтергә кирәк.

«Бизәкләрдәге символлар»

Макросъемка яратучылар өчен номинация. Бурыч — сөлгедәге чигүләрне, орнаментларны һәм символларны якыннан төшереп, бизәк аша аның тарихын сөйләү.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә 1, 2 һәм 3 нче урыннарны алган җиңүчеләр билгеләнде. Барлык призерлар да электрон дипломнар белән бүләкләнде.

Алар арасында Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова да бар. Ул «Традицияләрне саклаучылар» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.


Нет комментариев