Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин Иван Егоровка хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Мактау ордены тапшырды

Өч татарстанлы Covid-19 пандемиясенә каршы көрәштә, Казанда WorldSkills чемпионатын оештыруда зур өлеш керткәннәре, шулай ук хезмәттә ирешкән уңышлары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды

РФ Президенты Владимир Путин «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоровка хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Мактау ордены тапшырды.

Моннан тыш, Казан дәүләт медицина академиясенең неврология кафедрасы профессоры Радий Есин «Россиянең атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аннан тыш, пандемиягә каршы көрәштә керткән өлеше өчен Россиянең төрле төбәкләреннән табиблар һәм галимнәр, Россия илчелекләрендә эшләүче табиблар һәм төрле ведомстволарның хезмәткәрләре бүләкләнде.

Указ нигезендә, шулай ук, Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрүдә зур өлеш керткәне өчен ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эшләр идарәчесе Сергей Коростеловка II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале тапшырылды.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев