Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агапов туган авылы Сәвәләйдә чиркәү төзеде

Рухи тормышны үстерүгә үзеннән аеруча зур өлеш керткәне өчен, Владыка Мефодий Сәвәләй җегете Виталий Васильевичны II дәрәҗә "Достойно есть” медале белән бүләкләде

13 июльдә Зәй районының Сәвәләй авылында “Изге Тын иңеү” (“Сошествие Святого Духа”) чиркәвен ачу тантанасы булды.

Чиркәүне Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий аруландырды. Аңа Әлмәт епархиясе протоиерее Иоанн Антипов һәм башка руханилар булышты. Чиркәүдә беренче илаһи литургия уздырылды. “Сандугач” балалар ансамбле  чиркәү-керәшен телендә “Отче наш” һәм “Верую”ны җырладылар.

Бәйрәм славуты әйтелгәннән соң, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий Сәвәләй чиркәвен салуда катнашкан һәркемгә тырышлыклары өчен рәхмәтен җиткерде.

 –  Сезнең авылда Алла йорты төзелде. Храмыгыз артык зур булмаса да,  күңел җылысы белән төзелгән. Хәзер иң мөһиме, аның буш тормавы. Авыл халкы чиркәүгә йөрергә яратсын, балаларны да алып килсеннәр, аларны рухи тормыш тәртибенә өйрәтсеннәр, – дип сөйләде ул.

Үз чиратында, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов та котлап чыгыш ясады. Чыгышының азагында керәшеннәр өчен күңелле яңалык та әйтте:

– Безнең районда бу – авыл кешеләренең үз көче белән салынган беренче чиркәү. Рухи кыйммәткә ия булу белән бергә, тәрбия ягыннан да әһәмияте зур булыр. Туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елында чиркәү ачу аерым  бер мәгънәгә ия. Зәйнең үзендә дә керәшен чиркәве өчен урын билгеләнгән, проектның эскизы да әзер.

Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов чиркәү төзелешендә катнашкан, тырышлык күрсәткән кешеләргә Рәхмәт хатлары да тапшырды. Хезмәтләре тиешле дәрәҗәдә бәяләнгән кешеләр арасында Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе, туган авылы Сәвәләйдә чиркәү төзү хыялын тормышка ашырган Виталий Агапов та бар. Рухи тормышны үстерүгә үзеннән аеруча зур өлеш керткәне өчен, Владыка Мефодий Сәвәләй җегете Виталий Васильевичны  II дәрәҗә "Достойно есть” медале белән бүләкләде.

Авыл чиркәве бик кыска вакыт эчендә сафка бастырылды. Узган елның 8 июнендә чиркәү урынын аруландыру келәве уздырылган, чиркәүгә августта – куполлар һәм качлар,  ә 20 декабрьдә  чаңнар урнаштырылган. Боларның барысы да –  Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агаповның үзе катнашуында һәм турыдан-туры җитәкчелегендә эшләнгән.

“Башлангычка кушлыганнары өчен авыл халкына рәхмәт. Балачакка кайтып, паровоз-вагон булып уйнаганнарны искә төшердек. Чиркәү төзелешен, паровоз булып, мин тарттым; ә авылдашлар – паровозга тагылган вагоннар шикелле – һәркайсы үз кулыннан килгәнчә булышты. Төзелештә ныклап ярдәм итүчеләр арасында авыл җегетләре дә, мишәр һәм украин дусларым да бар, – дип сөйләде Виталий Агапов. – Аеруча, Сәвәләй авылы яшьләренең активлыгы сөендерде. Алексей Валерьевич Слепцов, Иван Васильевич Петров, Валерий Владимирович Рябов, Юрий Семенович Долгов, Егор һәм Владислав Московлар кебек егетләр һәрчак булыштылар. Сургутта яшәүче дусларым, Чирмешән ягы егетләре  – абыйлы-энеле Әгъләмовлар, Сәвәләй кияве Алчиннар гаиләсе,  Анатолий Иванович Романов (чиркәү төзелешендә ул эшләгән көннәр 130га җыелган!), Валерий Алексеевич Слепцов, Владимир Васильевич Долгов һәм башкалар да бу эштән читтә калмадылар. Барысын да ничек санап бетерәсең?! Чиркәү төзелешенә ярдәмгә барлыгы 440 гаилә кушылды. Вадим Захаров, Гөлдания Хәйруллина, Резеда Шәрәфиева һәм башка җырчылар Сәвәләйдә куйган концерт өчен тиешле 100 мең сумлык гонорарларын да  авыл чиркәве төзелешенә бирделәр. Администрация башлыгы Рәзиф Кәримов һәм аның беренче урынбасары Петр Уразайкин белән, төзелеш башыннан бергә киңәшләшеп эшләдек.

Виталий Васильевич үзе сөйләп бетермәсә дә, чиркәү төзелешенә тотылган чыгымның яртысы – аның үз гаиләсенеке. Аның бу башлангычын хуплаганнары өчен, җырчының хатыны Галина Георгиевнага, уллары Руслан, Виктор һәм Владиславка да Сәвәләй керәшеннәре рәхмәтле.

350 хуҗалыгы булган Сәвәләй халкының күбесе, керәшеннәр. Авылга читтән  килен яки кияү булып килгән татарлар да аз түгел. Сәвәләйдә мишәр урамы да бар.  Авыл җыенында, сөйләшенеп, күченеп килгән мишәрләргә зиратта аерым урын да биргәннәр. Димәк, мишәрләрне дә Сәвәләй халкы, керәшен киң күңеллелеге белән, үз авылы кешеләре итеп кабул иткән. Чиркәүне төзегәндә мишәрләр үзләре дә читтә калмаганнар, техника белән ярдәм иткәннәр.
Виталий Агаповка кушылып, Сәвәләй чиркәве озын гомерле булсын, халык иманга килсен, дип телик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев