Чистай районының Чуваш Ялтаны авылыннан Нина Никитина газета турында фикерләрен язды.
Алар «Туганайлар» газетасына чыга башлаганнан бирле языла. Нина газетаны баштарак үз әти-әнисе белән бергәләп укыса, бүген инде бала-оныклары белән һәр санын кызыксынып карап баралар.
«Туганайлар» газетасын көтеп алабыз. Бу газета безнең өчен гади басма түгел, ә өйгә килгән кадерле кунак кебек. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы булган «Туганайлар» күп еллардан бирле тарихыбызны, йола-гадәтләребезне, авыл хәлләрен яктыртып килә. Фотода күргәнегезчә, мин, кызым Алена һәм ике оныкчыгым Арина белән Дарина — 5 һәм 6 яшьлек бәләкәчләрем — бергәләп газета укыйбыз. Бу газета безнең өчен буыннарны бәйләүче күпер. «Туганайлар» — безнең рухи байлыгыбыз, тарихыбыз, киләчәгебез. Сез дә язылыгыз, гаиләгез белән бергә укыгыз, туганлык җепләрен ныгытыгыз. Һәр керәшен йортына «Туганайлар» килсен!», – ди хөрмәтле укучыбыз.
Н.Никитина фотосы.
Нет комментариев