Хәбәрләр

Казанда Олег Фазылҗановның сольный концерты узды

Татарстанның халык артисты, Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры Олег Фазылҗанов 22нче октябрь көнне Казанны шаулатып, зур концерт уздырды. В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының концерт залы шыгрым тулы иде.

«Җырларга булдым әле»

Фазылҗанов фамилиясен йөртсә дә үзен чын керәшен дип санаучы Олегның халкыбызны туплап, берләштереп, җыеп куюы беренче тапкыр гына түгел инде. Мансур Гыйләҗевның «Микулай» моно-спектаклендә баш герой образын нәкъ менә керәшенчә, үзебезчә, күңелгә якын итеп тудырган иде ул. Ә менә бу юлы үзен ул театр артисты итеп түгел, җырчы буларак тәкъдим итте. Концерт программасын да «Җырларга булдым әле»... дип атаган.

Шулай, Ходай сәләтне бирсә бирә инде ул: сөйләү сәләте өстенә җырлау осталыгын да кызганмаган аннан. Алай дисәң, «җыр белмәгән, көй белмәгән безнең халыкта сирәк» инде ул. Программасы, концертның эчтәлеге буенча, укытучылык күзлегеннән чыгып, түбәндәгеләрне әйтер идем: һәр җөмлә тирәннән уйланылган, тәрбияви моментлары күп. Әниләргә тирән хөрмәткә, туганнар арасындагы мөнәсәбәткә, туган төбәккә, халкыбызга карата булган мәхәббәткә, халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәткә киң урын бирелгән. Концерт программасы көлү һәм юмордан гына тормый (аларсыз әлбәттә күңелсез булыр иде), ул югарыда әйтеп үтелгән җитди темаларны да үз эченә алган. 

Олег Фарукович Казандагы чыгышын тәүге дип атый. Әйе, Казандагысы чынлап та беренче икән. Ләкин ул концерт куеп чыккан авыллар, мәдәният йортлары саны шактый күп инде. Аның концертларында һәрвакыт сәләтле җырчыбыз, дистә еллап керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты булып эшләгән, халык мәхәббәтен яулаган Снежана Абрамова катнаша. Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова да концертта чыгыш ясады.

Сәхнә тутырып килеп чыккан артистыбызның туган авылы Казаклар Чаллысы һәм Алан-Полян клубларында эшләп килүче фольклор ансамбльләргә кушылып Олег Фазылҗанов җырлый башлагач, зал тагын бер тапкыр гөрләтеп кул чапты. Тамашачы сәхнәдәгеләргә кушылып җырлый башлады. 

Казаклар Чаллысы һәм Алан-Полян клубларында эшләп килүче фольклор ансамбльләр
Казаклар Чаллысы һәм Алан-Полян клубларында эшләп килүче фольклор ансамбльләр

Мамадыштан килеп җиткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыковны «иң якын дусларымның берсе» дип атады Олег. Валерий Шрыковның җырлавын яратмаган кешене табып булмый ул. 

Валерий Шрыков
Валерий Шрыков

Әлеге концерт-кичә артык шау-шулы, ыгы-зыгылы да булмады, ләкин шулхәтле тиз барды, аның өч сәгатькә сузылганын ул тәмамланып, сәгатькә карагач кына белдек. 

Татарстанның атказанган артистлары Сания Фәйзуллина белән карендәшебез Григорий Сергеевларның дәртле биюләре концертның тагын бер матур мизгеле булды. Кемгә ничектер, ләкин мин концертны бию бозмый дигән фикердәге кеше. Менә монда бер «тик» дигән сүзне өстәмичә булдыра алмыйм әле. Тик, дөресен әйтим, керәшен биюендәге костюмнары мине канәгатьләндермәде. 

Сания Фәйзуллина белән карендәшебез Григорий Сергеев
Сания Фәйзуллина белән карендәшебез Григорий Сергеев

Скрипкачы, Татарстанның атказанган артисты Динә Закированың берничә җырын җырлады Олег Фазылҗанов. Баянчылар Илнур Камалов, Рамил Канипов белән бергә ул үзе дә шушы сәхнәдә аккомпаниаторлык итте. 

Елмаеп килеп чыгып, тамашачыны да елмаерга мәҗбүр итүче Евгений Максимовны Олег Фарукович «уң кулым» дип атады. Шулайдыр, концертны карап утыруы гына бик җиңел бит ул, күзгә күренми торган мәшәкатьләрен оештыручылар үзләре генә белә. 

Кочак-кочак чәчәкләр, яратып әйтелгән җылы сүзләр

Концерт, сүз дә юк, бик ошады, шәп булды. Ләкин минем үземә Олег Фазылҗановның Камал театры артисты буларак, берәр спектакльдән өзек уйнавы җитмәде. Аннары ул: «Әни дәдәйгә гармун алып бирде, мин өйрәндем», — диде. Ә мин: «Эх, шушы урында гармуныңда берәр көй уйнап җибәрсәң иде», — дип утырдым. Олег Фазылҗановның күңеленнән чыккан үз көе барлыгын белү күпләргә яңалык булгандыр әле. Бирсә бирә бит ул Ходай сәләтне. 

Форсаттан файдаланып, әзрәк якташларым белән дә горурланып алыйм инде. Концертта катнашкан Валерий Шрыков, Григорий Сергеев, Снежана Абрамовалар райондашларым булса, Евгений Максимов — Мамадыш кияве. Олег Фазылҗановның да безнең як кияве икәнен әйтсәм, шаккатып китәрсез. Шуңа да бу концертны районыбыз мәдәният йортында да күрсәк, бик риза булыр идек. 

Сәхнәгә менгергән кочак-кочак чәчәкләрдә, яратып әйтелгән җылы сүзләрдә, истәлеккә дип чын күңелдән бирелгән бүләкләрдә Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановны халыкның ничек яратуы, хөрмәт итүе күренде. «Беренчесе һәм соңгысы булмасын» — диләр бит, без дә шушы теләктә калабыз. 

Истәлеккә дип чын күңелдән бирелгән бүләкләр
Истәлеккә дип чын күңелдән бирелгән бүләкләр

Лидия Пасыева, 
Мамадыш районы Усали авылы.


Нет комментариев