Лениногорск районындагы Федотовка бердәнбер керәшен авылы. Мондагы «Тәреле» чишмәсе суы бик матур җирдә — тау астыннан бәреп чыккан.
Элек аның яныннан Иске Куак базарына олы юл булган. Ул юлдан элгәрегеләр базарга йөргәннәр. Спиридоновка, Куак чиркәвенә кәбен койдырырга һәм бала чумылдырырга барганнар. Бу чишмә буенда зур, дүрт кырлы таш булган. Шушы ташның нәкъ уртасында, уеп ясалган урында, тәре куелган һәм акча салыр өчен урыны бар. Аны Федотовка авылына беренче килеп утыручы Федот бабай һәм священник җайлаган булганнар. Моннан узучы һәр юлаучы шушы чишмәнең суын эчеп, юынып, тәрегә карап кач кылып, теләкләрен әйтеп, акча салып китәләр.
Нет комментариев