Казанда Татарстанның мәдәни-ял итү учреждениеләре директорлары һәм белгечләренең республика съезды узды.
С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае базасында республиканың 450 якын мәдәният бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре, мәдәни-ял итү учреждениеләре директорлары һәм белгечләре җыелды.
Республика конкурсларында һәм грант программаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы съездның төп вакыйгасы булды. Чистай районы мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы коллективы берьюлы берничә бүләк алды.
Бахта авыл клубы методисты Светлана Малышева һәм Түбән Кондрата авыл Мәдәният йорты филиалы мөдире Алевтина Нухратова Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләкләү алуга конкурста бүләкләнделәр.
Фото: Чистай хәбәрләре
Нет комментариев