Винера Әхәтовна белән интервьюдан өзек
- Гомерегезнең кайсы мизгелен сагынып искә аласыз?
- Яшисе яшәлгән иде... Әниемне сагынам. 51 яшендә, бик яшьли үлде ул. Кызганычка каршы, мин аның картайган көннәрен күрә алмадым. Әниле булган чакларым бигрәк тә кадерле.
Бүгенге көн белән яшим мин, борылып карамыйм. Җырым да бар бит:
“Үткән үткән инде, алга карап
Үтәр юлны матур үтик.
Гомерләрне үлмәслек җыр итик,
Үкенмәслек итеп китик без”.
Нет комментариев