Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: Бер күрүдә гашыйк булдым

Венера ханымның инстаграмында Камил абыйның чәчәккә күмелгән каберен күргәч, кыен булып китә

– Ирегез Камил абыйны сезнең күзгә генә карап тора дип әйтәләр...

– ...Яшь парларга туй көнендә “бер-берегезгә каршы сүз әйтмәгез, юл куя белегез” дип теләк телиләр. Ә бит адәм баласының өйләнешкәнче үк дөньяга карашы, гомумән, характеры формалашып беткән була. Минемчә, сүз әйтмичә, иргә буйсынып, яраклашып яшәү дөрес түгел. Хатын-кызның үз фикере, сүз иреге булырга тиеш. Иреңнең ниндидер гамәле, сыйфаты сиңа ошамый икән, моны күзенә карап, туры ярып әйтергә, шунда ук ни өчен шулай уйлавыңны да аңлатырга кирәк. Хатын-кыз ул – тылсымчы! Күп вакыт хәйләкәрлеге белән алдыра. Камил белән бергә гаилә корып яши башлавыбызга 28 ел. Ике арада булган ышаныч, тугрылык – гаиләбездә гармония тудыра. Мәхәббәтнең үзәге – ир белән хатын арасында диалог бару. Диалог бар икән, димәк, бер-берең белән аңлашу, аралашу бар дигән сүз. Безнең өйдз демократия.  Эштән соң, яшь парлар кебек сагынышып кайтабыз. Өй бусагасын атлап керүгә, мин ир хатынына әйләнәм.

– Камил абыйны бер күрүдә ошаттыгызмы?

– Беренче күрүемдә үк гашыйк булдым. Искиткеч тавыш режиссеры, югары квалификацияле белгеч... Күз атучылар да күп булгандыр. Яулап алу җиңел булмады. Ул вакытта күзем матуррак, зуррак күренсен дип 40 сумлык Ленинград сөрмәләрен сөртә-сөртә, көн саен яңа җыр өйрәнеп, аны яздыру сылтавы белән Камилне күрергә дип радиога килә идем. Әлеге гашыйк булып йөргән дәвер иҗат ягыннан бик нәтиҗәле, уңышлы булды. Күп җырлар яздырдым (елмая).

 

Нәзилә Хуҗина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев