Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветеран карендәшебез котлаулар кабул итте

Хәтер-хатирәләре яңарган ветеран котлау-хөрмәтләүләрдән рәхмәтле калды

Зәйдә ветераннарны котлаулар дәвам итә. 8 февральдә Зәйдә  яшәүче Александра Андрианова  90 яшьлек юбилеен билгеләп  үтте.  Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре, туганнары котлады.

Александра Гавриловна тумышы белән Сарман районы Ләке  авылыннан. Аның балачагы, үсмер еллары  авыр, шанлы елларга туры килә. 10 яшьлек яшүсмер кыз өлкән апалар белән колхоз кырында, фермаларда хезмәт куя. Сугыштан соңгы авыр елларда авыл хуҗалыгын торгызуда да  тырышып эшли ул.  Тормышка чыгып,  дүрт  бала тәрбияләп үстерә. Зәйгә күченеп килеп,  башта кибеттә - сатучы,  аннан соң иминиятләүче булып эшләп, лаеклы ялга чыга.  Бүгенгесе көндә кызы тәрбиясендә яши. Ветеранның ун оныгы һәм алты оныкчыгы бар, ул аларга куанып, хозурланып яши. Юбилярны гомер бәйрәме белән балалары, оныклары  да дәррәү  котларга килде.

Автоклуб хезмәткәрләре Александра Гавриловнага сугыш чоры һәм керәшен җыруларын бүләк итте. Ветеран үзе дә аларга кушылып җырлады. Хәтер-хатирәләре яңарган ветеран котлау-хөрмәтләүләрдән рәхмәтле калды.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев