Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Ганиева: Могҗиза булдырасың килсә, тырышырга кирәк

Җырчы үз яшен яшерми, чөнки ничә яшьтә булса да, тамашачыга кирәклеген белә. Үзе тәрбияләгән укучылары да моңсуланырга юл куймый аңа

- Венера ханым, адәм баласын һәрвакыт сагыну, җирсү дигән нәрсә озата килә. Сезнең гомер юлын күздән кичергәндә, бигрәк тә кайсы вакытлары сагындыра?
- Артка борылып карасам, мин бигрәк тә әнине сагынам. Ул 51 яшендә безнең арадан китеп барды. Мин аның олыгайган көннәрен күрә алмадым. Әниләре исән-сау булган кешеләрдән ак көнләшү белән көнләшәм. Минем иҗат юлым уңышлы булды, Аллага шөкер. Гастрольләргә йөрү, спектакльләрдә уйнау мине үстерде. Опера театрында 20 ел эшләвем нәтиҗәле булды. Спектакльләрдәге образларымның кичерешләре белән яшәү ләззәт бирде. Ул елларда зур дәрәҗәләргә ирештем, мак­таулы исемнәр алдым. Минем өчен ул чаклар бигрәк тә кадерле.

- Алдыгызга куйган иң зур максатыгызга ирештем, дип уйлыйсызмы?
- Әйе, әниемнең хыялы да мине җырчы итү булды. Үзем дә опера җырчысы булу турында ­хыялландым. Балачакта мин операны бөтенләй яратмый идем. Консерваториядә укыганда аның серләренә төшенә башлагач кына, опера турында хыяллана башладым. Әлеге уку йортында укыган һәр студентның максаты ул опера җырчысы булу.

- Әгәр опера җырчысы булмасагыз, иҗат баскычының биек үрләренә күтәрелер идегезме икән?
- Минем ике хыялым бар иде: берсе - табиб, икенчесе - укытучы булу. Икенче хыялым инде тормышка ашты. Хәзерге вакытта мин яшьләрне тәрбиялим. Сәнгать тә үзенә күрә бер дару ул. Миңа шактый хатлар да килә. Балык Бистәсе районыннан бер ханым хат язып җибәргән. Аңа яман шеш диагнозы куйганнар. «Сезнең җырларыгызны тыңлап терелдем», - дип язган. Җырчының тавышы кешегә нык тәэсир итә. Минем җырларны тыңлап тереләләр икән, мин аңа сөенәм. Җыр бит ул уйлата да, елата да. Рухи азык та бирә. Эстрадада җыр­ласам да дәрәҗәләргә ирешкән булыр идем, дип уйлыйм, чөнки минем анда да үз урыным, үз тамашачым бар.

- Заманында сезне Минтимер Шәймиевнең яраткан җыр­чысы дип йөрттеләр. Сездә горурлык хисләре уяттымы ул?
- Әлбәттә. Минтимер Шәрипович Президент булган чорда төрле республикалардан, илләрдән делегацияләр күп килә иде. Шул чакта үз сәнгатебезне күрсәтә алуым белән горурлана идем. Миннән башка бер чара да үтмәгәндер ул чакта. Бервакыт Франция премьер-министры килгән иде. Аның алдында Штраусның «Сказки венского леса»дан ария җырладым. Шунда кунак миңа сәгать бүләк иткән иде. Мин аны хәзер дә кадерле бүләк итеп саклыйм.

- Сәхнәдә эшләгән чорда үзегезгә карата тәнкыйть сүзләрен ишетергә туры килдеме?
- Театрда мине тәнкыйтьләүче булмады. Эстрадада җырлаганда тән­кыйть сүзләрен ирем Камилдән генә ишетәм. Кайвакыт, җыр­лавың чиста килеп чык­мады, дип тәнкыйть­ләп ала. Аннары ул миңа профессиональ киңәшләр бирә. Мин аны кабул итәм. Үз-­үзен ярату бөтен кешедә дә бар, әмма тәнкыйтькә колак салырга кирәк. Ул эштә ярдәм итә.

- Сез тамашачы күңеленә Мәйсәрә булып та кереп калдыгыз бит әле. Үзегездән соң уйнаган Мәйсәрәләрнең уенын карап, күзәтеп бардыгызмы?
- «Зәңгәр шәл»дә уйнау минем иҗатымны баетты, канатландырды. Ул чактагы режиссер Марсель Сәлимҗанов чакырып алганнан соң, анда биш-алты сезон эшләдем. Кайбер җырчылардан: «Моны нәрсәгә чакырганнар инде, буе да кыска», - дигән сүзләр дә ишеттем. Ә мин бернигә карамыйча эшләдем дә эшләдем. Театрда күп шәхесләр белән аралаштым. Равил Шәрәфиев, Шәүкәт Галиев, Наилә Гәрәева кебек артистлардан актерлык осталыгына өйрәндем. Һәр куелыш саен ул спектакльне карап барам. Күпме генә куелса да, аның миллилеге үзгәрми. Ә инде Мәйсәрәне караганда: «Мин моны болайрак уйнар идем», - дип уйлап утырам.

- Сезне сәхнәдә алып баручы ролендә дә күрдек. Анысына ничек тартылдыгыз?
- Мине «Яңа Гасыр» телевидениесенә «Җомга көн кич белән» тапшыруына чакырып алдылар. «Йолдызлар фабрикасы»н ничек алып баруымны күргәннәр, ахрысы. Мин укучыларымның һәркайсы турында сөйләп алып барам. Ул халык күңеленә хуш килә. Үземә дә алып бару ошый. Сәхнә тәҗрибәсе булганлыктан, ул эш куркытмый.

 

Дәвамы: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев