Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Аитова: «Элек укучылар күпкә рәхмәтлерәк булган кебек»

Венера Аитова үзенең укытучылары турында сөйләде

– Беренче укытучым белән тәүге тапкыр очрашуымны бик яхшы хәтерлим. Аның яңа гына шәһәрдән кайткан чагы иде. Үзе бик зәвыклы, француженкага охшаган инглиз теле укытучысы… Флүзә апа безне башлангыч сыйныфларда гына түгел, үсә төшкәч тә укытты әле. Шундый матур, күңелле хатирәләр нәкъ менә аның белән бәйле. 11 нче сыйныфны бетергәндә, ул безгә: «Беркайчан да үзегезне кызганмагыз, тырышыгыз, укыгыз», – диде. Бүгенгедәй хәтерлим. Алтын сүзләр! Рус теле һәм әдәбияты дәресләрен дә мәңге онытмам: шәһәргә килгәч, минем авыл кызы булуыма ышанмадылар. Гомумән, мәктәптәге һәр укытучы минем үсешкә зур өлеш кертте, аларга мең рәхмәтлемен. Минем әтием ягыннан әби белән бабам да – укытучылар. Аларга карата булган хөрмәткә кечкенәдән үк сокланып үстем. Күпме открыткалар, рәхмәт сүзләре язылган хатлар… Андый хөрмәтне хәзерге укытучыларга күрсәтәләрме икән? Һаман чабабыз, күңелгә шулкадәр якын булган укытучыларыбызның хәлен дә бик сирәк беләбез. Әбиемнәр заманында укучылар күпкә рәхмәтлерәк булган кебек…

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев