Василий интернет өчен көнгә ике сәгать вакытын гына сарыф итә: иртән мал карап кергәч чәй эчкәндә, төшке аш вакытында һәм кич эштән кайткач
Тракторчы-блогерның язылучылары арасында эше юк, шуңа гел интернетта утыра дип уйлаучылар бар икән.
− Гадәттә интернетны сүндереп куям. Чөнки бик күп хатлар язалар. Көненә 100дән дә ким булмый. Көн буе аларга җавап биреп утырсаң, бер эш эшли алмыйсың. Шулай да бер хатны да җавапсыз калдырмаска тырышам.
− Нәрсәләр язалар соң?
− Иң еш бирелгән сорау: «Ничек блогер булырга?» Ләкин мин үзем белмәгән әйберне кешегә өйрәтә алмыйм инде. Шулай ук техника турында бик күп сораулар килә. Бу әйберне ничек төзәтергә, монысын ничек эшләргә дигән...
Якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары блогерның бу шөгыленә хөрмәт белән карый. Үзең белән бергә безне дә танытасың диләр икән. Василийның язылучылары арасында танылган кешеләр дә бар. Мәсәлән, җырчылар Ришат Төхвәтуллин һәм Илназ Гарипов. Кайвакыт Ришат Төхвәтуллин белән бергә Василий Инстаграмда туры эфирга да чыга.
Нет комментариев