Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Василий Иванов: Акчаң куптер диләр

Василий ИВАНОВ, Кукмара районы Иске Чура авылы, тракторчы-блогер (“Инстаграм”да аккаунты — @vasilijivanov7864. 48 500 язылучы):


— “Инстаграм”га хатыным теркәп бирде. Халык видеоларымны гади булганым өчен үз иткәндер дип уйлыйм. Ничек бар, шулай сөйлим. Безнең эш белән гел телефонда утыру мөмкин түгел. Яздырам да видеоны кертәм, аннары үз эшемә керешәм. Гади авыл тормышы шундый зур кызыксыну уятыр дип уйламадым. Язылучылар арткач: “Хәзер акчаң күптер?” — дип әйтә башладылар. “Нинди акча соң ул? Кайда, кемгә түлиләр?” — дим. Реклама куйсаң гына акча эшләп була икән. Анысын да белдек, әз-мәз куйгалыйбыз. Ипи-чәйлек ярап тора. Кирәк түгел дип әйтә алмыйм. Тик артык күп булса, карамый башлыйлар, шуңа чамасын белергә кирәк. Бәхәсле әйберләр куймаска тырышам, үземә эләгер тагын (көлә). Кайбер постлардан соң хуҗаның: “Әйдә, моны ал”, — дигән чаклары да булгалады.
Блогерлыкка бер кереп киткәч, ничектер үзеңне тиеш кебек хис итәсең. Куймый торсаң, ачулана башлыйлар. Кайберләре хәл белешә. Блогерлыкка әле генә керешкәннәргә киңәшем: башлыйсың икән, аны алып барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев