Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: Тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде мин, егетләр

Безнең җәмгыятьтә кешенең тазалыгына мөнәсәбәт бик үзенчәлекле. Хәзер “этикет” төшенчәләре арткы планга калды. Әдәп саклап тору юк, киңәш бирү, төрттерү, шаяру китә. Вадим Захаровтан да: “Ачуыңны китергән, йөрәгеңә тия торган темалар бармы?” – дип сорагач, шул хакта сөйләп китте

– Ябыгу темасы инде, чынлап “надоел” менә! Кайбер журналистлар хәл дә сорап тормый, шалтыратуга: “Вадим, ябыгырга уйламыйсыңмы?” – дип башлыйлар. Алай-болай ябыгып китсәң дә куркыныч. “Ни эшләдең, авырмыйсыңмы?” – дип аптырата башларлар.

– Ә үзеңдә ябыгырга теләк юкмы?

– Нишләп булмасын, бар инде. Барысын да гаҗәпләндерәсе килгән вакытлар була, әлбәттә. Әле менә бу пандемия башлангач та бик күпләр үзләре сата торган порошокларны, коктейльләрне эчеп карарга, аларга реклама ясарга тәкъдим итә башлады. Аннары мин ябыгам да, инстаграмда 30 мең “подписчик” җыябыз, акча эшлибез, имеш. “Авылга кайтып тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде мин, егетләр”, – дидем.
 

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев