Ефросинья Демьяновна Чукавина (Тавлинова) 1942 елда сугышка китә
Ефросинья Демьяновна Чукавина (Тавлинова) 1921 елда Урта Баграж авылында туган. 1942 елда сугышка алына, икенче Белоруссия фронтында кече сержант званиесендә телефонист булып хезмәт итә. Ефросинья Демьяновнаның әтисе белән энесе дә илебезне фашистлардан азат итүдә катнаша. Кыз сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң Ижау якларында яши.
Нет комментариев